news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альцгеймер, Паркинсон кебек авырулардан әзерләнгән дару тиздән клиник шартларда сыналачак

Шуны хуплап, ТР Президенты М.Шәймиев дарулар эшкәртү юнәлешендәге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә кирәклеген басым ясап әйтте

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы махсус дәүләт стипендияләре бирелү уңаеннан, бүген, Россия студенты көнендә, Казан Кремленда ТР Президенты Минтимер Шәймиевтән котлау сүзләре кабул итеп алган 85 егет һәм кыз арасында 20 аспирант, 45 югары уку йорты студенты һәм хәрби училище курсанты, 10ар урта һәм башлангыч һөнәри уку йортлары укучылары бар иде.

Яшь галимнәргә һәм фән белән шөгыльләнә торган коллективларга ярдәм күрсәтү йөзеннән, грантларга һәм премияләргә үткәрелгән конкурста җиңеп, 25 югары уку йорты арасында республика күләмендә  алга чыкканннарның иң күбесе КДТУдан (КХТИ) – 9 (3 аспирант һәм 6 студент), аннары 8әр (3әр аспирант, 5әр студент) стипендиат белән КДУ һәм КДТУ (КАИ), 4әр стипендиат белән КДГПУ (1 аспирант, 3 студент) һәм Казан югары хәрби команда училищесы (4 студент).

ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм югары уку йортлары ректорлары, уртак шатлык уңаеннан килгән укучы яшьләр каршында чыгыш ясап, КДМУның нормаль физиология кафедрасы ассистенты, медицина фәннәре кандидаты Марат Мөхәммәдъяров үзенең хезмәттәшләре белән гыйльми коллективта нерв системасының Альцгеймер, Паркинсон, эпилепсия, шизофрения кебек хәтәр авыруларны дәвалау юлларын эзләве хакында сөйләде. Мәсәлән, Альцгеймер авыруыннан өлкәннәрдән республикада 30 мең, ил буенча 1,5 млн. кеше җәфалана, диде ул. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта шуннан дару табу юнәлешендә эш алып барыла һәм хайваннарда сынала, нәтиҗәләре исә өметләнерлек һәм якын арада аны клиник шартларда сынауга керешәчәкләр. Шуны хуплап, Президент Альцгеймер, Паркинсон авыруларыннан дарулар эшкәртү юнәлешендәге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә кирәклеген басым ясап әйтте.

М.Мөхәммәдъяров үзе Икенче Бөтенроссия инновацион конвентында «Нейродегенератив авыруларны дәвалауның ысулларын эшкәртү» темасы буенча идеясе белән җиңеп чыгып, илдәге 3 яшь галимнең берсе санала һәм инновацияләр өлкәсендә В.Зворыкин исемендәге илкүләм премия лауреаты булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100