news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтер Литвин – Гражданнар сугышы турында

28 октябрьдә Татарстанның Милли музеенда “Замандаш” клубы утырышы узачак. Ул “Идел буенда Гражданнар сугышы: Алтер Литвинның карашы” темасына багышлана

(Казан, 22 октярь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 28 октябрьдә Татарстанның Милли музеенда “Замандаш” клубы утырышы узачак. Ул “Идел буенда Гражданнар сугышы: Алтер Литвинның карашы” темасына багышлана.
Музейда “Замандаш” клубы 2004 елда оеша. Аның максаты – илебездәге тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерү, халыкка җиткерү. Әлеге максатка ирешер өчен клуб әгъзалары XX-XXI гасырда булып үткән әһәмиятле вакыйгалар шаһитлары булган кешеләр белән очраша, аралаша. Билгеле булганча, Россия тормышында фаҗигале вакыйгаларның берсе булып 1918-1920 еллардагы Гражданнар сугышы тора. Соңгы елларда сугышны башкача бәяли башлыйлар. Хәзер тарихчылар Гражданнар сугышын ике көчнең – кызыллар һәм акларның көрәше генә дип бәяләми. Бу проблеманы республикабызда өйрәнүче атаклы шәхес – Казан дәүләт университеты профессоры, тарих фәннәре докторы, ТАССР һәм РФ атказанган фән эшлеклесе Алтер Литвин була.
Алтер Литвин 1955 елда университетның тарих-филология факультетын тәмамлый. Элек Казан мәктәпләрендә укыта, аннары ТАССРның Дәүләт музеенда баш фәнни хезмәткәр вазифасын башкара, югары уку йортларында да мөгаллимлек итә. 1989 елда Литвин Казан дәүләт университетының историография һәм тарихи чыганаклар кафедрасын оештыра һәм аның беренче мөдире була. Бүгенге көндә галим әлеге кафедрада эшли. Идел буенда совет хакимияте урнашкан беренче елларда Гражданнар сугышы һәм сәяси репрессияләргә кагылышлы фәнни хезмәтләр яза. Халык өчен Алтер Литвинның ул замандагы вакыйгаларга карашын белү аеруча кызыклы булыр иде, дип саный клуб әгъзалары. Очрашуда бүгенге заман тарихы һәм тарихи чыганакларны өйрәнү өлкәсендәге белгечләр, тарих фәннәре докторлары, профессорлар – академик Индус Таһиров, Светлана Малышева, Алла Сальникова, музей хезмәткәрләре, шәкертләр катнашыр дип көтелә.
Клуб утырышы кысаларында тарихны сөючеләр өчен “Алтер Литвин: тарихчыны нәрсә кызыксындыра” темасына күргәзмә дә оештырыла. Әлеге мәгълүматны ТР Милли музееның матбугат хезмәте җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100