news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алтай крае «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге 20 еллыгын билгеләп үтә

Юбилей уңаеннан оешма активистлары Алтай краенда Татар мәдәнияте көннәре үткәрә.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Алтай крае «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге иҗтимагый оешмасы 20 еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юбилей уңаеннан оешма активистлары Алтай краенда Татар мәдәнияте көннәре үткәрә.

Бәйрәм кунакларын бай программа көтә. Әдәби кунакханә, декоратив-гамәли сәнгать мастер-классы, лекторий һәм фотозона оештырылачак. Бәйрәм чарасының төп программасы 28 ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot