news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алтайда татар тарихы буенча лекцияләр узачак

Аны Алтай краеның “Алтын мирас” исемле Тарих яратучылар җәмгыяте оештыра.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар - информ”). Алтайда татар тарихы буенча лекцияләр узачак. Аны Алтай краеның “Алтын мирас” исемле Тарих яратучылар җәмгыяте оештыра. Бу хакта "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар фикеренчә, татар тарихын өйрәнүне башлаганчы, алдан тарихны фән буларак белү мөһим.

27 гыйнвар көнне узачак беренче очрашуда “Нәрсә ул тарих һәм аны ничек аңларга” дигән кереш лекция булачак. Лекцияне Ә.Зиннатуллин укыячак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot