news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтай татарларын берләштергән Зөфәр Латыйпов 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

Барнаулда беренче мәчетне салуда, төбәктә беренче Сабан туен оештыруда катнашкан Зөфәр Латыйпов әле дә татар ансамблендә җырлап йөри.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Алтай татарларының аксакалы, 90нчы еллар башында Алтайда татар диаспорасын берләштергән, Барнаулда мәчет төзелешен башлап җибәргән, беренче Сабан туйларын уздырган Зөфәр Латыйпов 90 яшьлеген бәйрәм итте. Юбилярны гомер бәйрәме белән Барнаулның “Дуслык” татар мәдәни үзәгенә берләшкән милләттәшләр тәбрик итте, дип хәбәр итәләр мәдәни үзәктән.    

Зөфәр Латыйпов тумышы белән Башкортстанның Нуриман районыннан, ишле гаиләдә туып үскән, сигез яшеннән көтү көткән. 1950 елда ул Алтай ягына китә, төзелеш өлкәсендә эшли, 20 ел КЖБИ-1 заводында, ун ел “Алтайтрансстрой” ширкәтендә көч куя. Алтайда гаилә кора, ир һәм кыз бала үстерә. Хатыны вафатыннан соң кабат өйләнүенә дә инде 20 ел вакыт узган.

Алтай төбәгендә татарлар электән яшәсә дә, 1930 елларда хәзерге Татарстан, Башкорстан ягыннан бу якларга килеп төпләнүчеләр күп була. Зөфәр Латыйпов иҗтимагый эшчәнлек белән пенсиягә чыккач шөгыльләнә башлый. 1992 елда алар берничә фикердәше белән “Мәһди” дип аталган татар мәдәни үзәге ача, мәчет төзелеше артыннан йөри башлый. Химаячеләр ярдәме белән 1994 елда Барнаулның Матросов урамында мәчет төзелеше башланып китә. Зөфәр абый яшьлегендә туган авылындагы Сабан туйларын искә төшереп, бу традицияне Алтайда да яңартырга тәкъдим итә. Татарлар берләшеп, 1994 елда беренче Сабан туен оештыра. Шуннан бирле ул ел саен Сабан туенда милли уеннарга кирәк-яраклар әзерләүдә катнаша. 2000 елда исә “Мәһди” үзәге “Дулкын” татар мәдәни үзәге буларак эшен дәвам итә. Бүген Зөфәр Латыйпов үзәк карамагындагы “Дуслар” татар җыр ансамбленең алыштыргысыз солисты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100