news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Алтай татарлары "Карга боткасы" пешерә
Бәйрәмдә иң тәмле ботка пешерүчене ачыклаячаклар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 15 апрель көнне Алтай краеның Барнаул шәһәрендә яшәүче татарлар һәм башкортлар "Карга боткасы" пешерә. Бу хакта "Дулкын" татар мәдәнияте үзәге хәбәр итә.
"Ниһаять, безгә дә яз килде һәм бу безнең барыбыз өчен дә көтеп алынган вакыйга. Аны без бергәләп бәйрәм итәргә телибез", - диелә хәбәрдә.
Бәйрәмдә иң тәмле ботка пешерүчене дә ачыклаячаклар.
Беренче тапкыр Алтай татарлары "Карга боткасы"н 2015 елда үткәргән. Шуннан алып әлеге чара ел саен уздырыла һәм дистәләгән милләттәшләрне җыя.
Мәгълүм булганча, борын заманда кешеләр язны кара каргалар канатларында алып килә дип уйлаган. Шуңа күрә карлар эреп, гөрләвекләр йөгерә башлагач, алар кайткан хөрмәткә бәйрәм ясаган. Бу йола хәзер дә татар халкында популярлыгын югалтмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot