Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алтай татарлары өчен татар теле дәресләре кабат яңартылган
Киләсе елга татар милли үзәгендә башкорт теле курслары эшли башлаячак
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Алтай татарлары өчен татар теле дәресләре кабат яңартылган. Бу идея моннан берничә ел элек барлыкка килеп,аны инде берничә тапкыр тормышка ашырырга омтылып карасалар да, курслар ныклап эшли башлаганына 3 ел гына. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Дулкын” татар милли үзәге җитәкчесе Артем Зиннәтуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Барнаулда татар теле дәресләрен уздыру буенча Наилә Сәлиева җаваплы. “Татар теле курслары белән кызыксынучылар шактый күп. Әмма шактые вакытлары җитмәү сәбәпле моның белән шөгыльләнә алмый. Узган елларда 5-10 кеше йөргән булса, хәзер бездә ким дигәндә 10-15 кеше тел өйрәнә”, - диде ул. Артем Зиннәтуллин билгеләп үткәнчә, татар теле курслары белән төбәктә яшәүче татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә кызыксына. Ана телен өйрәтү бушлай һәм анда теләге булган һәр кеше шөгыльләнә ала, дип ассызыклады үзәк вәкиле.
“Дулкын” үзәге кысаларында эшләүче башкорт милли оешмасы исә киләсе елга башкорт теле курсларын уздырырга планлаштыра.
“Татар теле курсларына йөрүчеләр өчен барлык материаллар да җитәрлек. Безгә берничә ел элек Татарстаннан да дәреслекләр җибәрделәр, Казанга баргач, үзебез дә алып кайтабыз. Бу яктан кыенлыклар юк”, - диде Артем Зиннәтуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз