news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Алтай татар яшьләре беренче тапкыр төбәкара форумга әзерләнә
"Яшь йөрәкләр" форумы август аенда уздырылачак.
Скопировать ссылку
(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Алтай татарлары һәм башкортлары беренче тапкыр "Яшь йөрәкләр" төбәкара яшьләр форумы оештыра. Бу хакта Алтай татарлары мәдәни үзәге хәбәр итә.
Форум 20-25 август көннәрендә үткәреләчәк.
"Яшь йөрәкләр"дә 18-35 яшьлек кешеләр катнаша ала. Аларга мастер класслар, лекцияләр, семинарлар, фикер алышулар, спорт ярышлары, бәйгеләр, экскурсияләр оештыру күздә тотыла. Шулай ук мәдәни программа да әзерләнә, диелә матбугат хәбәрендә.
- "Яшь йөрәкләр" форумы татар мәдәниятен саклау, аны популярлаштыру, әлеге юнәлештә эшләүче татар оешмалары арасында тәҗрибә уртаклашу, үзара элемтәләрне ныгыту, яшьләр арасында милли гореф-гадәтләрне яңарту, яшьләр сәясәте өлкәсендә мәгълүмат уртаклашу, яшьләрне иҗтимагый-мәдәни тормышка җәлеп итүне максат итеп куя

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot