Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алтай милли театры маңкорт турында легенданы алып килде
Иртәгә Казанда «Нәүрүз» халыкара театр фестивале төгәлләнә.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Алтай милли театры Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан да озын бер көн» романына нигезләнеп маңкорт турында легенданы сәхнәләштергән.
Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале кысаларында «Бишек» спектакле күрсәтелде. Режиссеры — Баатр Колаев.
Спектакль алдыннан фестивальнең матбугат үзәгендә кунак театр коллективларының җитәкчеләре катнашында матбугат конференциясе үтте. Анда Алтай театрының баш режиссеры Эмма Иришева чыгышын алтай телендә башлады.
«Без манкорт турындагы легенданы алып килдек. Ул бик борынгы легенда. Иң зур теләгем — телләребезне саклыйк. Чисталыгыбызны, ихласлыгыбызны һәм рухыбызны саклыйк — милли театр өчен бу бик мөһим», — диде баш режиссер.
Сюжет буенча, коллыкка эләккән Даламан хәтерен җуеп манкортка әверелә һәм үз анасын атып үтерә.
Спектакль Тинчурин театры сәхнәсендә күрсәтелде.
Иртәгә Казанда «Нәүрүз» халыкара театр фестивале төгәлләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз