news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтай милли театры Чыңгыз Айтматовны рус телендә уйный

Спектакль язучының “Гасырдан озын көн” романы буенча куелган.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Алтай халкының Кучияк исемендәге милли драма театры Чыңгыз Айтматовның маңкорт төшенчәсен әйләнешкә керткән “Гасырдан озын көн” романы буенча рус телендә спектакль чыгарган. Спектакльнең афишасын аның режиссеры Баатр Колаев үзенең социаль челтәрдәге битенә урнаштырган.

Спектакль “Кабай” (“Бишек”) дип атала һәм афишада спектакльнең рус телендә булганлыгы күрсәтелгән. “Тиздән премьера”, дип хәбәр итә режиссер.

  • Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Баатр Колаев яңа театр сезонында Минзәлә Татар дәүләт драма театрында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган “Сүнгән йолдызлар” спектаклен чыгарган иде.
  • Чыңгыз Айтматовның “Гасырдан озын көн” романы буенча “Буранлы төн” спектаклен быел Камал театры да чыгарды. Аның режиссеры – Илгиз Зәйниев.
  • Быел күренекле кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел.
  • Алтай халкының Кучияк исемендәге милли драма театры Алтай Республикасының Таулы Алтай шәһәрендә урнашкан. Театр коллективы “Нәүрүз” төрки халыклар театр фестиваленең даими кунагы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100