news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтай һәм Орел төбәкләре беренче тапкыр татар дин әһелләре форумында катнашачак

3-5 июнь көннәрендә Казанда «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак.

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Алтай республикасы һәм Орел өлкәсе делегатлары быел беренче тапкыр Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашачак.

Бөтендөнья татар конгрессы 2021 елның 3-5 июнь көннәрендә Казанда «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә.

«Форумда катнашырга теләк белдерүчеләр күп. Россиянең 72 төбәгеннән 1200 делегатның килүе көтелә. Алтай республикасы һәм Орел өлкәсеннән делегатлар татар дин әһелләре форумында беренче тапкыр катнашачак», — дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев.

Аның сүзләренчә, форумда 118 ир-ат һәм 114 хатын-кыз катнашачак. Хатын-кызлардан мәчет, мәдрәсәдә укытучы мөгаллимәләр, дин өлкәсендәге журналистлар, диния нәзарәтендәге хезмәткәрләр булачак. 153 делегаттан торган иң зур делегация Башкортстаннан киләчәк.

«Соңгы берничә елда Саха Якутиядән делегатлар булмаган иде, быел катнашучылар булачак», — дип өстәде Марс Тукаев форумга багышланган матбугат очрашуында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100