news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтай мөфтие мөселман кардәшләрен коронавирустан сакланырга өнди

Кош-Агач районында коронавирус таралу сәбәпле, Жанболат Охтаубаев видеомөрәҗәгать белән чыкты

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Алтай Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Жанболат Охтаубаев Алтайның Кош-Агач районында коронавирус таралу сәбәпле, видеомөрәҗәгать белән чыкты. Бу хакта «Новости Горного Алтая» басмасы хәбәр итә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, биредә 241 авыру теркәлгән, бу сан — Алтай Республикасындагы вирус йоктыру очракларының (466 очрак) яртысыннан күбрәк, диелә бу хәбәрдә.

«Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Сакланыйк, карантин режимын үтик», — ди мөфти. Ул хәдисләр сөйли, барча халыкны үзләрен сакларга өнди.

Мөфтинең мөрәҗәгатен үзенең Инстаграм аккаунтында район башлыгы Серикжан Кыдырбаев урнаштырган.

«Алтай Республикасының баш мөфтие Covid19 белән бәйле вазгыять аркасында бик борчыла. Шуңа күрә якташлардан үзизоляция һәм карантин режимын үтәүне, бигрәк тә туйларда һәм кеше җирләгәндә битлек киюне, дистанцияне төгәл саклауны сорап видеомөрәҗәгать әзерләде. Хәзер сакланырга, үз сәламәтлегеңне кайгыртырга гына түгел, ә туганнарыңны һәм якыннарыңны да сакларга кирәк», — дип язган Кыдырбаев.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Охтаубаев Жанболат Аятпекович - Муфтий Духовного управления мусульман Республики Алтай. ⠀ Главный Муфтий РА, очень обеспокоен сложившейся ситуацией с Covid19. Поэтому подготовил видеообращение, где просит земляков соблюдать режим самоизоляции и карантина. Строго соблюдать масочный режим, дистанцию, особенно во время церемонии сватовства и похорон. ⠀ Сейчас важно поберечься, позаботиться не только о своём здоровье, но и оберегать своих родных и близких.

Публикация от Кыдырбаев Серикжан (@kydyrbaev.official)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100