news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алтай өлкәсендә Төбәкара татар яшьләре форумы башланды

Беренче тапкыр уздырыла торган чарада Россиянең ун төбәгеннән һәм Казахстаннан килгән утыздан артык делегат катнаша.

(Казан, 20 август, "Татар-информ"). Алтай өлкәсендә беренче тапкыр уздырыла торган Төбәкара татар яшьләре форумы башланды. Бу турыда Барнаул МК хәбәр итте.

Россиянең ун төбәгеннән һәм Казахстаннан утыздан артык делегат беренче тапкыр Алтайга форумга җыела. Алар биш көн дәвамында татар милләте үсеше, традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау турында фикер алышачак.

Бүген делегатлар Барнаулның Җәмигъ мәчете белән таныша. Иртәгә Шишков исемендәге китапханәдә беренче утырыш булачак.

22-24 август көннәрендә форум Алтай краеның Алтай районында булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot