news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алтай өлкәсендә пассажирлар утырган автобус капланган

Авария вакытында салонда 42 кеше булган.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Алтай өлкәсендә пассажирлар утырган автобус капланып, 15 кеше имгәнгән. Бу турыда Алтай өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Узган төндә Павловск – Буканское юлының 102нче чакырымында автобус юл кырыена төшеп киткән һәм капланган. Авария вакытында салонда 42 пассажир булган. Имгәнүчеләрне Мамонтово авылы хастаханәсенә китергәннәр.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Урында полиция хезмәткәрләре эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot