news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтай курчак театры Принцесса Укока турында спектакль чыгарачак

“Әкият” Татар дәүләт курчак театрында “Сказка” Алтай дәүләт курчак театры гастрольләре башланып китте.

(Казан, 3 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Алтай дәүләт курчак театры бу якларда табылган легендар мумия - Принцесса Укока турында әкият спектакль чыгарырга җыена. Бу хактагы планнары турында театр директоры Надежда Васильева Казанда “Сказка” Алтай дәүләт курчак театры гастрольләре ачылганнан соң “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Безнең репертуарда хәзерге вакытта бер генә Алтай халыклары әкияте бар. Әмма тагын бер ел, ел ярымнан безнең үз принцессабыз турында әкиятебез булачак, - ди ул. - Принцесса Укока турында легендаларны сәхнәләштерәсебез килә. Аның турында бик күп бәхәсле мифлар бар. Ул озак вакыт Новосибирскида иде, хәзер Таулы Алтай музеенда”.

“Җәйгә мумия табылган тауларга экспедициягә җыенабыз. Таулы Алтайга барып аны казып алуда катнашкан кешеләр белән сөйләшәчәкбез. Безнең белән режиссер, рәссам, бутафорлар да чыгачак. Таулы Алтай – ул үзенчәлекле атмосфера. Күптөрле мифларның үзебезгә якынрак булган версиясен сайлап, бизәп үз әкиятебезне иҗат итәбез. Әмма ул чынбарлыктан ерак китмәгән әкият булачак”, - дип дәвам итә театр директоры Надежда Васильева.

Мәгълүмат өчен. Журналистлар Принцесса Укока дип атаган мумияне археологлар 1993 елда Алтайдагы тауларның берсендә таба. Табылдыкның килеп чыгышы турында күп төрле риваятьләр бар.

Искәртеп үтәбез, бүген “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында “Сказка” Алтай дәүләт курчак театры гастрольләре башланып китте. Бу алмаш гастрольләр – көзгә “Әкият” татар дәүләт курчак театры да Барнаулга гастрольләргә җыена.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100