news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтай краеның Иҗтимагый күзәтү комиссиясенә татар активисты Артем Зиннәтуллин кергән

Комиссиягә белгечләр, танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм хокук яклаучылары сайланган.

Алтай краеның Иҗтимагый күзәтү комиссиясенә татар активисты Артем Зиннәтуллин кергән
Алтай иҗтимагый үзәге

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Алтай краеның Иҗтимагый күзәтү комиссиясенең яңа чакырылышында Алтайдагы «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге активисты Артем Зиннәтуллин комиссиянең әзъзасы булып сайланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ул үзе сөйләде.

«Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы Алтай краеның бишенче составтагы иҗтимагый күзәтү комиссиясе исемлеген төзеде. Аның составына унсигез кеше — югары квалификацияле белгечләр, танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм хокук яклаучылары бар. Комиссиянең биш әгъзасы — доктор яки фән кандидатлары. Бишенче чакырылыш комиссиясенә мин һәм Дария Леонтьева да керде», — диде ул.

Яңа состав әгъзалары төрле һөнәри төркемнәр тәкъдим иткән, Алтай крае халкының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча күпьеллык тәҗрибәгә ия, дәүләт оешмаларына һәм башка хокук яклау юнәлешләренә хокукый ярдәм күрсәткән. «Без икебез дә узган чакырылыш комиссиясендә инде эшләгән идек», — дип аңлатты Артем Зиннәтуллин.

Артем сөйләвенчә, мандатларны тантаналы төстә тапшыру һәм беренче утырыш Барнаул шәһәренең Россия-Немец йортында узган. Комиссиянең оештыру утырышында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы Советы раслаган барлык унсигез әгъза да катнашкан. Якындагы өч елга комиссия эшен билгели торган карарлар кабул ителгән.

«Алтай крае иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе итеп бертавыштан Алтай дәүләт университетының җинаять хокукы һәм җинаятьчелек кафедрасы мөдире Алексей Детков сайланды. Аның урынбасарлары „Форпост“ кеше хокукларын яклау буенча Алтай крае иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Афанасьев һәм „Алтай краеның яшь юристлар берлеге“ төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Руслан Демаков булды», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100