news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Алтай краеның Бөкер авылы юбилеена ун район һәм дүрт шәһәрдән җыелганнар
Бәйрәм уңаеннан җирлектә Сабан туе уздырылган.
Скопировать ссылку
(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Алтай крае Бөкер авылының 155 еллыгын бәйрәм итәргә ун район һәм дүрт шәһәрдән килгәннәр. Чарада Бөтендөнья Татар конгрессы вәкиле Алмаз Нургалиев та катнашкан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына җирле татар яшьләренең “Дулкын” оешмасы активисты хәбәр итте.
Торак пункт Угловский районында, Россия һәм Казахстан чигендә урнашкан. Район башлыгы Валерий Шефер кунакларны татар телендә сәлапләп, котлаган.
Бәйрәм уңаеннан, авылда Сабан туе оештырылган. Иң җитезләргә бүләкләр дә тапшырылган.
Концерт программасын җирле иҗади коллективлар әзерләгән. “Дулкын” активистлары исә спорт ярышлары оештырган. Көрәшүчеләрне РФ Көрәш Федерациясенең җирле бүлеге вәкилләре Сергей Мустафин һәм Илья Пасмуров бәяләгән. Абсолют батыр булып Дмитрий Козырев калган.
Бәйрәм “Алтай краенда дәүләт илкүләм сәясәтен тормышка ашыру” программасы нигезендә үткәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot