news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтай краендагы яңа музейда XIX гасыр калфагын, борынгы бишекне, Коръәнне күрергә була

Бүгеннән Барнаулда татар һәм башкорт милли мәдәнияте музее эшли башлады.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә Барнаул каласында Алтай крае татар һәм башкортлары мәдәниятенә, тарихына багышланган музей эшли башлады. Экспозицияләрдә әлеге халыкларның милли үзенчәлекләрен чагылдырган предметлар, көнкүреш әйберләре урын алган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Дулкын” татар мәдәни үзәге җитәкчесе, “Яшь йөрәкләр” клубы җитәкчесе Артем Зиннәтуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, музейда XIX-XX гасыр әйберләре шактый. Аларны җирле милләттәшләребез мәдәни үзәккә берничә ел дәвамында туплаган. Милли үзәк вәкилләре Алтай крае буйлап экспедицияләргә йөрү нәтиҗәсендә дә күп әйберләр җыелган. Музей исә Алтай крае губернаторы Александр Карлин гранты ярдәмендә ачылган.

“Әлеге әйберләрне безгә Алтай краенда яшәүче милләттәшләребез берничә ел дәвамында алып килде. Без исә аларны бергә туплап, музей ачарга булдык. Алар арасында XIX-XX гасырларда эшләнелгән бишек, борынгы Коръән китабы да бар”, – диде Артем Зиннәтуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100