news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алтай краенда татарлар һәм башкортлар тормышын яктырткан лекцияләр циклы яңартыла

Яңа циклның беренче темасы "Кинематографиядә татарлар образы" дип атала.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 6 апрель көнне Алтай краендагы "Дулкын" иҗтимагый оешмасы татарлар һәм башкортлар тормышына багышланган лекцияләрен яңартып җибәрә. Бу хакта "Дулкын"ның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Лекцияләрнең максаты - милләтнең узганына һәм хәзергесенә кагылышлы катлаулы мәсьәләләрне гади тел белән аңлату. 
 
Яңа циклның беренче темасы "Кинематографиядә татарлар образы" дип атала. Лектор әлеге образның ничек үзгәрүе, кемнәрне "татарлар" дип аталуы хакында мәгълүмат бирәчәк. 
 
Лекция Н.К.Крупская исемендәге балалар китапханәсендә булачак, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot