news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алтай краенда төбәкара Сабан туена әзерлек эшләре тикшерелде

Алтай краенда Сабан туе 17 июньдә узачак.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Алтай крае губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виктор Томенко Алтай краенда Төбәкара Сабан туена әзерлек барышын тикшерү өчен Бирюзовая Катунь махсус икътисадый зонасына килде. Бу хакта "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Алтай краенда Сабан туе 17 июньдә узачак.

Сабан туе узачак мәйданда аны Алтай крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Солтанов һәм татар җыр-биюләре белән мохтарият әгъзалары каршы алды. Виктор Томенкога татар түбәтәе кидерелде, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot