news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алтай крае татарлары Өлкәннәр көнен билгеләп үткән

Бу чара Барнаул каласында яшәүче татарлар арасында ел саен уздырыла.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган шимбәдә Алтай крае татарлары Өлкәннәр көнен билгеләп үткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Дулкын” татар милли үзәге җитәкчесе Артем Зиннәтуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу чара Барнаул каласында яшәүче татарлар арасында ел саен уздырыла.

“Безнең үзәк оешуга 16 ел. Әмма ул соңгы берничә ел эчендә генә танылу ала башлады һәм эшен активлаштырды. Безнең үзәккә атна саен берничә яңа кеше өстәлә. Бер җыелганда, 50-60 кеше килә. Соңгы арада татар милли үзәге белән яшьләр аеруча да кызыксына. Без Казахстан белән чиктәш яшибез. Анда туып-үскән яшьләр Барнаулга укырга килә. Чит шәһәргә килгән яшьләр югалып калмасын, аларга рухи ярдәм булсын дип, без татар яшьләрен милли үзәгебезгә җәлеп итәргә тырышабыз”, - диде Артем Зиннәтуллин. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot