Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алтай крае мөселманнары "Казан мөфтияте" составына керергә тели
Алтай крае мөселманнары "Казан мөфтияте" составына керергә тели
(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Арслан Минвәлиев). Алтай крае мөселманнары делегациясе Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә булып китте. Крайның 8000 кешелек татар җәмгыятен "Алтай-Татарстан" ҖЧҖенең Директорлар советы рәисе һәм татарларның җирле милли-мәдәни мохтәрияте лидеры Әнвәр Әминов, аның урынбасары Закир Сәгыйтов һәм Барнаул Үзәк мәчете имамы Фәһим хәзрәт тәкъдим итте.
Алтай крае мөселманнары делегациясе визитының төп максаты - Татарстанның Үзәкләштерелгән дини оешмасы - мөселманнарның "Казан мөфтияте" дини оешмалар ассоциациясе составына керү мөмкинлеге буенча фикер алышу. Элек край җәмгыяте Россия мөселманнарының Нәфигулла Аширов җитәкләгән Азия өлешенең Диния нәзарәте составына кергән. Алтайның дин әһелләре "Казан мөфтияте"нә кушылуның сәбәбен татарларның тарихи ватанына якынрак булу, республиканың 1,5 миллион кешеле мөселманнар җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә тору һәм Татарстанның дини уку йортларында белем алу, дип атыйлар.
Алтайлылар визит вакытында Россия ислам университетында булды, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхаки белән очрашты. Алар Барнаулда татар эшмәкәрләре акчасына мәчет торгызылу һәм анда бүген 10 милләт вәкиле булуын сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз