news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алтай крае Бөкер авылында татар мәдәнияте музее ачылды

Анда Алтай крае татарларының көнкүреш һәм традицион мәдәниятенең уникаль предметлары тәкъдим ителә.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Алтай крае Углов районы Бөкер авылында татар мәдәнияте музее ачылды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бөтен экспонатларны клуб хезмәткәрләре һәм авыл халкы бик озак һәм җентекләп җыйды. Анда Алтай крае татарларының көнкүреш һәм традицион мәдәниятенең уникаль предметлары тәкъдим ителә. Музей авыл клубында урнашкан.

«Бу вакыйгага өч ел әзерләндек. Бөкер авылында музей ачылу — якташларыма чиксез хөрмәт күрсәтү», — дип сөйләде авыл клубын оештыручы Рәшит Мөселманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot