news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтайның «Дулкын» Татар мәдәнияте үзәге үз эшчәнлеге турында яңа фотоальбом чыгарды

«Дулкын» Татар мәдәнияте үзәге» Алтай крае иҗтимагый оешмасы үз эшчәнлеге турында фотоальбомның яңасын чыгарды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фотоальбомның беренче басмасы 2020 елда дөнья күрә һәм шунда ук сирәк очраучы библиографик басмага әйләнә.

«Пандемия елында без барлык кирәкле материалны җыя алмадык һәм эшне үзебез ниятләгән формада тәкъдим итә алмадык. Хәзер өч елдан соң ниятләгәнне тормышка ашыра алдык», – дип билгеләп үтә «Дулкын» Татар мәдәнияте үзәге рәисе Флора Зиннәтуллина.

Тулыландырылган һәм кабат эшләнгән басманы әзерләүдә редакция коллегиясе әгъзалары зур эш башкарган. Альбомда яңа күпсанлы фотолар барлыкка килгән. Милли Сабантуй бәйрәме, форумнар, проектлар һәм фестивальләр, көндәлек эш һәм бер тапкыр гына үткән акцияләр, ветераннар һәм яшьләр — фотоальбомның яңа басмасында болар барысы һәм тагын башка күп нәрсәләр чагылган.

«Альбом битләрендә Алтай татар милли-мәдәни хәрәкәтенең 100 дән артык активисты искә алына. 20дән артык бүлектә тарихыбызның төрле мизгелләре һәм эшебез аспектлары тәкъдим ителә»,— дип сөйли альбомның автор-җыючысы Артем Зиннәтуллин.

Басма «Алтай краенда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» төбәк программасы кысаларында этномәдәни үсеш, милләтара хезмәттәшлек һәм Россия милләтләренең бердәмлеген ныгытуда мәгълүмати һәм нәшрият проектларын тормышка ашыруга субсидия акчалары хисабына әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100