news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтайдан галим Бронтой Бедюров: Түрәләр, Татарстанда кебек, туган телдә чыгыш ясасын иде

Алтайдан галим Бронтой Бедюров: Түрәләр, Татарстанда кебек, туган телдә чыгыш ясасын иде
Зилә Мөбәрәкшина

Алтай шагыйре, шәрык белгече-тюрколог, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Бронтой Бедюров халык санын алуның дөреслеге татар халкы өчен генә түгел, ә күп милләтле Россиядә яшәүче кече халыкларның барлык вәкилләре өчен дә мөһим дип саный.

– Түрәләрне һәм югары вазифа даирәсендәге кешеләрне халык алдында чыгыш ясаганда, туган телдә сөйләшергә өндим.

Күпмилләтле халык вәкилләре югары вазифада үзе өчен генә утырмавын онытмаска тиеш. Түрәләр эштә булганда туган телдә сөйләшә икән, алар калганнарга үрнәк күрсәтәчәк. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев алдында татар язучылары Югары Совет утырышында туган телендә чыгыш ясауларын ишеткәч, горурлана һәм шатлана идек. Безнең өчен алар үрнәк булды. Рус телен белмәгән өчен генә татарча чыгыш ясадылар дип уйларга кирәкми. Татар язучылары матур, әдәби телдә сөйләште. Һәм бу башка депутатлар, галимнәр, түрәләрне алар артыннан иярергә мәҗбүр итте.

Җанисәп мәсьәләсе Россиядә яшәүче күп һәм аз санлы халыклар өчен мөһим. Татарлар Россиядә сан буенча икенче урында тора. Алар Россия территориясендә борынгы заманнан бирле яши. Чынлыкта, алар җанисәптәге күрсәткечтән күбрәк. Узган җанисәп белән чагыштырганда, 600 мең татар кимегән. Бу сан кайдан алынган? Аңлашылмый. Моның булуы мөмкин түгел, чөнки татарлар – арта баручы, үсеш кичерүче милләт, үлеп бара торган халык түгел.

Халык санын алуны начар оештырганнар дип саныйм. 2002 елда Советлар союзы таркалганнан соң дәүләтебез аякка гына басып килә иде. Ни өчендер шул вакытта төрле милләтләрнең санын азайтып күрсәттеләр... Без шуны аңладык: 2002 елдагы җанисәпнең асылы татарларга каршы юнәлтелгән иде. Татарларны киметеп язсалар да, милләтне бүлгәли алмадылар. Татар милләте сәяси һәм этнографик яктан үзенең җитдилеген күрсәтте.

Әмма татарлардан аермалы буларак, башка халыкларны, шул исәптән, Алтай халкын, төрле өлешләргә, кавемнәргә бүлделәр. Бер карасаң, Россиягә үзенең күпмилләтле халкын сакларга, ныгытырга кирәк иде.

Татар милләтенә коткыга бирелергә кирәкми. Татар милләте булган һәм булачак. Татарлар – ачык халык, алар белем бирү, укыту, оештыру үзлегенә ия. Татарлар Татарстанда гына түгел, Идел буе, Урал, Себер төбәкләрендә яши. Шунысы мөһим – татарлар бу урыннарда җирле халык. Россия үзәге – руслар күпләп яши торган төбәкләрдә дә 30га якын процент татарны очратырга мөмкин.

Яшь чакта, Мәскәүгә укырга килгәч, биредә, ким дигәндә, бер миллион татар яшәгәнен төгәл белә идек. Кая барсам да, гел татарларны очраттым: кибеттә, мунчада, урамда татар сөйләмен ишетә идем. Телебез дә, тере җан иясе буларак, үз яшәеше өчен көрәшәчәк. Өстәвенә, безнең тел үсеш кичергән, без дөньяның һәр иленең теләсә нинди әдәби әсәрен тәрҗемә итә алабыз. Шуны гына әйтергә телим: татар халкы ничек яшәгән, шулай яшәячәк һәм үсеш кичерәчәк. Бөтен җирдә дә шулай булачак. Төп бурыч – үз телеңне, үзенчәлегеңне саклау.

Телне укыту һәм гамәлдә куллану – монысы икенче мәсьәлә. Күпмилләтле мохиттә яшәргә ияләшкән милләтләр бар. Мәсәлән, греклар, яхүдләр, әрмәннәр һ.б. Алар, авыр вазгыять булуга карамастан, үз мәктәпләрен ача белгәннәр. Шул ук Америкада кара тәнле кешеләргә мәктәп-институтлар ачарга рөхсәт бирмәгәннәр. Әмма алар көрәшкән. Хәзер карагыз, алар кыска вакыт эчендә үз дигәненә ирешә алды.

Мәскәүдә татар телен өйрәнү өчен барлык шартлар да бар. Әгәр дәүләт карамагындагы мәктәпне ачу мөмкинлеге аз икән, шәхси, якшәмбе мәктәпләрен ачарга, төрле курслар оештырырга кирәк.

Монгол халыклары да беркая да югалып калмады, алар тирәк-якта яшәгән күршеләре – кыргыз, казах, үзбәк теленә, рус теленә күчте. Сораша башласаң, рус теллеләр арасында монголларны очратасың. Бу - халыкларның бер-берсенә йогынты ясау мисалы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100