news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алтай краеннан Фатыйма Низамова: Бездә татарлар күп, әмма татарча аралашучы гаиләләр аз

Алтай краеннан Фатыйма Низамова: Бездә татарлар күп, әмма татарча аралашучы гаиләләр аз
Уртада Фатыйма Низамова
Гөлүзә Ибраһимова

Барнаулда «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге активисты Фатыйма Низамова катнаш никахларның күп булуына һәм татар телендә аралашучы гаиләләрнең кими баруына борчылуын әйтте. 

«Бездә татарлар күп, әмма, кызганыч, татар телендә аралаша торган гаиләләр бик аз. Катнаш гаиләләр күп. Яшь татар гаиләләре аз шул, яшьләр татар телен начар белә. Өйрәтәсе килә, әмма бик булып чыкмый. Шунысы борчылдыра», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Бөкер татар авылында яшәүче кешеләрнең аз булуын да әйтте, яшьләр анда калмый, чөнки Барнаулдан ерак, ди. 

Фатыйма Низамова – үзәктәге җыр коллективы солисты. «Безнең үзәкнең үз бинасы юк, аренда өчен үзебез түләп торабыз, шуңа да кеше килмидер. Үз бинабыз булса, бәлки, яшьләр дә килер иде. Татар телен укытырга килерләр иде. Зарланмыйбыз, матур яшибез, бинабыз булса, тагын да әйбәт булыр иде», – ди Фатыйма Низамова.

Ул шулай ук ансамбльгә костюмнар, аяк киемнәре кирәк булуын да әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot