Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алтайда Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге фәнни яктан өйрәнелде
Алтай дәүләт университеты студенты Екатерина Калашникова Алтай краеның «Дулкын татар мәдәнияте үзәге» иҗтимагый оешмасында практика үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ике атна дәвамында кыз татар мәдәнияте, әдәбияты, традицияләре белән таныша һәм оешманың эшен эчтән өйрәнә. Студент үзәкнең әдәби һәм матди фондын системалаштырудан тыш, чараларны гамәлгә ашыруда да ярдәм итә.
«Практика узганчы мин иҗтимагый оешмаларның эше турында бары тик теориядә генә белә идем. Миңа коммерцияле булмаган оешманың эш үзенчәлекләре белән практикада танышу кызык булды. Иҗтимагый оешмаларның, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлеге турында тулырак белдем. Шулай ук мин, киләчәктә дәүләт хезмәткәре буларак, теләсә кайсы гражданның иҗтимагый оешма эшчәнлегендә ирекле катнашу мөмкинлеге булуын билгеләп үттем» – дип тәэсирләре белән уртаклаша Екатерина.
Чара коммерцияле булмаган булмаган оешмаларга Барнаул шәһәре администрациясенең устав эшчәнлеген алып баруга бирелгән субсидияләр кысаларында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз