news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алтайда Ми-8 вертолеты һәлакәте аркасында үлүчеләр саны алтыга кадәр арткан

Алтайда Ми-8 вертолеты һәлакәте корбаннары саны алты кешегә кадәр артты, дип хәбәр итә ТАСС Алтай крае Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән.

Вертолет бәрелү вакытында бортта булган хатын-кыз Барнаул хастаханәсендә үлгән.

«Татар-информ» Алтай краенда Ми-8 вертолеты һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган һәм ун кеше зыян күргән дип хәбәр иткән иде.

Исегезгә төшерәбез, вертолет 27 июльдә Алтайда һәлакәткә очрый.

news_right_1
news_right_2
news_bot