Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алтайда биш катлы торак йортта газ шартлау аркасында 14 кеше зыян күргән
Бүген иртән Алтайдагы Кулунда авылында биш катлы торак йортта газ шартлаган. Бу хакта ТАСС Алтай крае Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә сылтама белән яза.
Коткаручылар мәгълүматлары буенча, шартлау Мәскәү вакыты белән 5:00 дә булган. Сигез кеше мөстәкыйль рәвештә өйдән чыга алган, тагын бишесен – эвакуацияләгәннәр.
Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә сөйләүләренчә, 14 кеше зыян күргән, аларның хәле табиблар тарафыннан җиңел дип бәяләнә. Ким дигәндә бер кеше һәлак булган.
Җинаять эше кузгатылды. Вазгыятьне төбәк губернаторы Виктор Томенко шәхси контрольгә алды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз