news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алтай Республикасында битлек режимын кабат керттеләр

Алтай Республикасында яшәүчеләргә, Covid-19 белән авыручылар санының кисәк артуы сәбәпле, җәмәгать урыннарында кабат битлек кияргә киңәш ителә. Төбәк башлыгы матбугат секретаре Михаил Максимов журналистларга шул турыда хәбәр итте. Моны РИА Новости яза.

«Төбәктә коронавирус белән авыручылар саны арта бара. Августның беренче атнасында 390 кеше чирләде, узган атнада 468 авыру теркәлде, үсеш 20 процент тәшкил итте», – дип билгеләп үтте Максимов.

Шул ук вакытта Алтай Республикасында хастаханәгә җибәрелүчеләр саны элеккечә аз, нигездә, авыру җиңел формада уза. Дүшәмбе көненә булган мәгълүматларга караганда, медицина оешмаларында стационар дәвалауда 37 кеше коронавирус инфекциясеннән , амбулаториядә алты йөздән артык кеше дәвалана.

news_right_1
news_right_2
news_bot