Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алтай Республикасы делегациясе Татарстан Дәүләт Советының тәҗрибәсен өйрәнә
Алтай Республикасы делегациясе вәкилләре Татарстан Дәүләт Советында булдылар, анда республика парламенты Аппараты бүлекчәләре җитәкчеләре белән очраштылар, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә. Очрашуда Дәүләт Советы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре һәм аның эшендә кулланыла торган цифрлы ресурслар турында фикер алыштылар. Кунакларны ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сәламләде.
Маврина, парламент эше турында сөйләгәндә, анда дистәдән артык мәгълүмат системасы, шул исәптән электрон документ әйләнеше системасы, корпоратив электрон почта һәм кире элемтә платформасы кулланыла, дип билгеләде.
Делегация составында – Алтай Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе Максим Жаворонков, Цифрлы үсеш министры Сергей Алымов, дәүләт хезмәте, документлар белән тәэмин итү, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәләре, шулай ук төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре.
Делегация әгъзалары өчен Дәүләт Советы буенча экскурсия оештырылды. Кунаклар парламент үзәгендә, делегацияләрнең утырышлар һәм кабул итү залларында, шулай ук парламентаризм музеенда булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз