Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алтай Республикасы башлыгы Турчак Татарстанда кире элемтә эшен мактады
Татарстанда яшәүчеләрдән кире элемтә белән эшләү системасы «Инцидент менеджмент» системасын, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасын һәм «Дәүләт хезмәтләрен бергә хәл итәбез» сервисын берләштерә. Халыкның һәр соравы теркәлә һәм оператив рәвештә эшкәртелә, дип белдерде Алтай Республикасы башлыгы Андрей Турчак.
«Алтай Республикасында, Татарстандагы кебек үк, социаль челтәрләрдә хакимият органнарына мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек артты. Соңгы ике елда аларның саны ике тапкырга кубәйгән. Халык ягыннан актив кызыксыну бу форматның кирәклеге турында сөйли. Социаль челтәрләрдә хакимият органнарыннан кире элемтә алу гына түгел, теге яки бу проблеманы хәл итәргә дә мөмкин», - дип язды ул Телеграм-каналында.
Шулай ук кунак сәфәр вакытында Татарстанның Төбәк белән идарә тәҗрибәсе – «Үзебезнекеләр турында кайгырту» проекты белән танышты. Ул үз эченә чат-бот һәм сайт эшен ала, анда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен төбәкләр һәм федераль дәрәҗәдәге барлык ярдәм чаралары берләштерелгән.
«Бөтен «нормативка» халык өчен аңлаешлы телдә бастырылган. Ярдәм сорап онлайн-форма яки телефон аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Яхшы тәҗрибә. Зур кертемнәр таләп итми. Аны республикабызда да гамәлгә ашырабыз», - диде Турчак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз