news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алтай краеннан Флора Зиннәтуллина: Татарстан безнең өчен - өй

Алтай краеннан Флора Зиннәтуллина «Милләт җыены»нда катнашу өчен Казанга килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Флора Зиннәтуллина үз эшчәнлекләре һәм Татарстан белән бәйләнешләре турында сөйләде. «Безнең «Дулкын» татар мәдәният үзәге инде 25 ел эшләп килә. Быел безнең юбилей елы. Татарстанның ярдәмен һәрвакыт тоябыз: китаплар белән тәэмин итәләр, артистлар җибәрәләр, вәкилләр киләләр. Алтай краенда татарлар күп түгел, ләкин без бергә. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган форумнарда еш катнашабыз. Татарстан — безнең өчен өй», – диде ул.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot