news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтай краенда XX гасырда эшләнгән җирле татарларның шәхси әйберләре тәкъдим ителгән

«Тамырларыбызны онытмау, үзебезнең тарихны халыкка аңлату мөһим», - диде «Дулкын» иҗтимагый оешмасы рәисе

Алтай краенда XX гасырда эшләнгән җирле татарларның шәхси әйберләре тәкъдим ителгән
Артем Зиннәтуллин

Алтай крае халыклары йортында «Татар мирасы» күргәзмәсе эшли башлаган. Күргәзмәне Алтай крае хөкүмәте, Алтай крае халыклары йорты төбәк автономия учреждениесе, «Дулкын» Алтай крае иҗтимагый оешмасы оештыра.

Ачылыш тантанасында кунакларны «Дулкын» Алтай крае иҗтимагый оешмасы рәисе, Алтай крае Иҗтимагый палатасы әгъзасы Флора Зиннәтуллина сәламләгән.

«Халыкның традицион мәдәниятен сакларга, аны үз балаларга, оныкларга тапшырырга кирәк. Шулай булгач, кайда гына яшәсәк тә, нинди милләт вәкиле булуына карамастан, үз тарихыбызны беркайчан да онытмаячакбыз. Тамырларыбызны онытмау, үзебезнең тарихны халыкка аңлату мөһим. Татар халкының тарихы, мәдәнияте белән кызыксынучылар Алтай халыклары йортына килә ала», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук ачылыш тантанасында департаментның гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара эшчәнлек бүлеге консультанты, Алтай крае Губернаторы администрациясе һәм хөкүмәтнең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча консультанты Татьяна Лисенкова, Алтай крае Халыклар йорты директоры Наталья Разгоняева катнашкан.

Экскурсияне «Матур» клубы җитәкчесе Елена Вәлиуллина һәм «Алтын мирас» тарих яратучылар җәмгыяте җитәкчесе Артем Зиннәтуллин уздырган. Экспозициядә XIX гасыр ахыры - XX гасырның беренче яртысында эшләнгән җирле татарлар тапшырган экспонатлар, бизәнү әйберләре, милли костюмнар һ.б. урын алган.

Күргәзмәне Алтай крае хөкүмәте, Алтай крае халыклары йорты төбәк автономия учреждениесе, «Дулкын» Алтай крае иҗтимагый оешмасы оештыра.

  • Күргәзмә Барнаул шәһәрендә урнашкан Алтай крае халыклары йортында урнашкан. Күргәзмә эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Керү бушлай.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100