news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алтай краенда Татарстан кызы машина астында калып һәлак булган

Алтайда Nissan X-Trail машинасы Татарстаннан килгән 26 яшьлек кызны таптаткан. Бу хакта Алтай Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига 15 июльдә Улаган районы Акташ авылы янында урнашкан «Боро-тал» үзәнлегендә булган. Машина йөртүче тау битендә туктаган. Ул автомобиль тәгәрәп төшмәсен өчен барлык кирәкле чараларны да үти һәм салоннан чыга. Әмма, моңа карамастан, внедорожник түбәнгә тәгәри башлый.

Бу вакытта салонда Татарстаннан 26 яшьлек кыз була. Ул машинадан чыгарга тырышкан, ләкин бу барып чыкмаган – кыз алгы сул тәгәрмәч астына егылып төшкән. Ул ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot