news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алтай крае самбо үзәгендә милли көрәш һәм самбо фестивале узды

В.А. Метелица исемендәге Алтай самбо үзәгендә «Тамырларга кайту» дип аталган III Алтай край самбо һәм милли көрәш фестивале узды Спорт чарасы Педагог һәм остаз елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән фестивальнең оештыручылары һәм мактаулы кунаклары мөрәҗәгать итте. «Алтай крае мәктәпләренә самбо» төбәк мәгариф проекты кураторы, Адриан Топоров исемендәге Алтай мәгарифне үстерү институтының тәрбия һәм социализация факультеты деканы Елена Лопуга спортчыларга уңышлар теләде.

Фестивальдә Алтай крае шәһәрләреннән һәм районнарыннан 120 спортчы катнашты, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100