Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алсу Хәбибуллина: «Саф» балалар радиосының сайтын порталга әйләндерергә җыенабыз
«Саф» балалар интернет-радиосы PR белгече Алсу Хәбибуллина радио сайты киләчәктә портал буларак эшләячәген әйтте.
«Саф-балачак» - өр-яңа проектыбыз. Аның кысаларында радионың сайтын тулы күләмле порталга әйләндерергә җыенабыз. Анда балаларны үстерү буенча шигырьләр, әкиятләр, җырлар, дәресләр, остаханәләр булачак. Әти-әниләр, тәрбияче, укытучы, балалар өчен файдалы портал итеп күзаллыйбыз», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Аның әйтүенчә, сайтны эшләп бетереп, тапшыруларның бер өлеше шунда тупланачак, «Саф музыка» проекты кысаларындагы барлык җырлар сайттагы фонотекага тупланачак. Сайтка кереп, аларны тыңларга, файдаланырга мөмкин булачак. «Саф әдәбият» проектында яздырылган әсәрләрне, аудиокитапларны да сайттан тыңларга мөмкин булачак», - диде Алсу Хәбибуллина.
«Саф әдәбият» проекты - радионың әдәби фондын тулыландыру максатыннан тормышка ашырыла. Аның кысаларында балалар өчен моңа кадәр яздырылмаган әдәби әсәрләрне яздырып, аларны музыкаль яктан бизәп, алдагы елда ротациягә кертеп җибәрергә планлаштырабыз», - диде PR белгеч.
«Саф» әдәбият» балалар проектын «балалар өчен балалар укый» форматында дәвам итәчәкләр. «Без бу турыда радионың социаль челтәрләрендә хәбәр итәрбез. Без яңа балаларны күрергә, яңа тавышларны ишетергә теләр идек. Әгәр театр түгәрәкләре оештырылган мәктәпләр катнашырга тели икән, бик шат булабыз», - диде ул.
«Күптән түгел галимнәребез Дания Заһидуллина, Әлфәт Закирҗанов белән балалар өчен укырга киңәш ителгән йөз әдәби әсәр исемлеген төзедек. Хыялыбыз - радиода эшләнә торган барлык эшләрне сайтка туплап бару. Сайттан укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, балалар файдалана алачак», - дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз