Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алсу “Татар җыры” фестиваленең “Татар җырын дөньякүләм таныту өчен премия” номинациясендә катнаша
Алсу концертның икенче бүлеген ачып җибәрәчәк һәм “Сандугачым-гүзәлем” һәм “Син гомер агышларым” җырларын башкарачак
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Быел “Татар җыры” XII халыкара эстрада фестивалендә җырчы Алсуның катнашуы турында алдан ук хәбәр ителгән иде. Бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында фестивальнең баш режиссеры Александр Герасимов Алсуның Казанга 17 декабрьдә киләчәген һәм шул көнге концертта катнашачагын хәбәр итте.
Алсу концертның икенче бүлеген ачып җибәрәчәк һәм “Сандугачым-гүзәлем” һәм “Син гомер агышларым” җырларын башкарачак. Журналистларга таратылган “Татар җыры – 2011” номинантлары белешмәлегендә Алсуның “Татар җырын дөньякүләм таныту өчен премия” номинациясендә катнашуы күрсәтелә. Әлеге номинациядә башка җырчылар юк.
Александр Герасимов хәбәр иткәнчә, Алсу яңа композициягә бик җайлы гына гармонияле рәвештә кереп китә. Җырчы ел фасылларыннан – җәй өлешенә туры килә икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз