news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алсу Шәрипова: Мәгариф һәм фән министрлыгы ел буе республика планындагы 22 чараны оештыра

Алсу Шәрипова: Мәгариф һәм фән министрлыгы ел буе республика планындагы 22 чараны оештыра
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ел буе республика планындагы 22 чараны гамәлгә ашыра, эш биш юнәлештә алып барыла: дәүләт идарәсе һәм граждан җәмгыяте белән хезмәттәшлек, педагогик кадрлар әзерләү, фән, цифрлаштыру һәм мәдәният, Халыкара унъеллыкны яктырту. Бу чорда татар теле буенча 86 уку-методик комплект Федераль исемлеккә кертелгән, «Ана теле» онлайн-мәктәбе яңадан эшли башлаган, республика укытучылары Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңү яулаган.

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Шәрипова «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләде. Әлеге очрашу 2022–2032 елларда Татарстан Республикасында җирле халыклар телләренең Халыкара унъеллыгына багышланган чараларның үтәлешенә багышланган иде.

Алсу Шәрипова сүзләренчә, министрлык ел дәвамында норматив-хокукый һәм методик базаны камилләштерү өстендә даими эшли. Әлеге эшнең иң зур нәтиҗәләренең берсе – татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләрнең Федераль исемлеккә кертелүе.

«Бүгенге көндә Федераль дәреслекләр исемлегенә татар теле һәм әдәбияты буенча 86 уку-методик комплекты (УМК – «Татар-информ» иск.) кертелгән. Агымдагы елның августында өстәмә 36 УМК экспертиза узу өчен Россия Мәгариф министрлыгына юнәлтелде», – диде министрлык вәкиле.

Моннан тыш, 1 сентябрьдән башлап «Тарих» предметына «Безнең төбәк тарихы» дигән уку курсы өстәлгән. Әлеге уку-методик комплекты Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университеты авторлары тарафыннан эшләнгән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Министрлык укытучыларның һөнәри компетенциясен күтәрүгә зур игътибар бирә. Агымдагы елда 1850 укытучы квалификация күтәрү курсларын уза. Шулай ук республика укытучылары Бөтенроссия конкурсларында лаеклы уңышлар яулый.

«Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәрендә узган «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсында Татарстанны 146нчы номерлы «Ресурс» лицее укытучысы Айслу Мөхәммәтова тәкъдим итте. Ул Россиянең иң яхшы биш укытучысы исемлегенә керде һәм «Укытучылар арасында җәмәгатьчелек тануы лидеры» номинациясендә җиңүче дип танылды», – дип белдерде Алсу Шәрипова.

Туган телләрне информацион һәм цифрлы мохиттә үстерү максатыннан, «Ана теле» онлайн-мәктәбенең эше яңартылган. «Август аенда «Ана теле» онлайн-мәктәбе эше яңадан торгызылды. Бар булган контент илебез платформасына күчерелде, интерфейс яңартылды, системаның адаптив версиясе эшләнде, шулай ук ЕСИА аша теркәлү һәм эшләү мөмкинлеге өстәлде», – дип хәбәр итте спикер.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җәйге чорда исә республиканың төрле районнарында туган телгә багышланган профильле сменалар оештырылган. «Июнь-август айларында Арча, Мамадыш, Тукай, Яшел Үзән һәм Спас районнары базасында 9 профильле смена оештырылды, аларга Россиянең 30 төбәгеннән якынча 1600 бала җәлеп ителде», – дип билгеләде Алсу Шәрипова.

Министрлык вәкиле, йомгак ясап, әлеге чараларның вакытында республиканың ике дәүләт телендә министрлыкның рәсми сайтында һәм матбугат чараларында яктыртылып барылуын да билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot