news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алсу Сафина кызы белән Мәскәүдә хәйрия концертында катнаша

12 ноябрьдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәүнең «Новая Опера» театрында «Фоат Мансуров истәлегенә» хәйрия концерты үткәрә.

Алсу Сафина кызы белән Мәскәүдә хәйрия концертында катнаша
архив/Владимир Васильев

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). 12 ноябрьдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәүнең «Новая Опера» театрында Фоат Мансуров истәлегенә хәйрия концерты үткәрә. Анда кызы белән Алсу Сафина катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертта Алсу Абрамова кызы Микелла белән катнашачак. Концерт танылган дирижер, Россиянең, Казахстанның, Татарстанның халык артисты, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Мансуров истәлегенә багышлана.

Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамова һәм аның гаиләсе Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды белән күп еллар хезмәттәшлек итә. Казанда җырчы фондка ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уздырды, балалар хосписында булды, анда авыручы балалар һәм аларның әти-әниләре белән аралашты.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100