news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алсу Сәетова Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе вазифасыннан китә

Казан мэры бушап калган вазифага кандидатуралар буенча тәкъдимнәр көтә.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Сәетова үз вазифасыннан китә. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.

Илсур Метшин шулай ук  кадрлар кытлыгын хәл итү өчен Сәетова һәм хезмәттәшләреннән тәкъдимнәр көтүе хакында хәбәр итте.

Алсу Сәетова Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына эшкә күчәргә ниятли. Күптән түгел оешкан министрлыкны Дамир Фәттахов җитәкли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot