Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алсу Әсәдуллина балаларны Хәсән Туфанга багышланган спектакльне карарга өнди
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә куелган «Ерактагы йолдыз яктысы» спектаклен Мәгариф һәм фән министры урынбасары караган.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә татар әдәбияты классигы Хәсән Туфан тормышы һәм иҗатына багышланган «Ерак йолдыз яктысы» спектаклен караганнан соң аны бөтен балаларга да карарга тәкъдим иткән.
«Министр урынбасары бу спектакльне Татарстанның барлык балалары да моны күрергә тиеш дип саный», дип хәбәр итә «Созвездие-Йолдызлык» проектының матбугат үзәге.
«Пушкин картасы» ярдәмендә, үз акчаларын әрәм итмичә, моны эшләү мөмкинлеге бар», — дип билгеләп үткән Алсу Әсәдуллина.
«Бик дулкынландыргыч тарих, искиткеч талантлы һәм эмоциональ итеп куелган. Шәхсән минем өчен шагыйрь Хәсән Туфанның яңа чикләре ачылды. Спектакль, чыннан да, күңелгә тия — янымда утыручыларның кайберләре елады хәтта», — дип сөйләгән ул.
Ул шулай ук Казанда арт-резиденцияне «талантлы яшьләр үзләрен күрсәтә, ә тамашачылар аларны үрнәк итеп рухлана ала» торган урын, дип ассызыклаган.
Спектакльне Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, казанлыларга К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының элеккеге баш режиссеры буларак танылган Рәшит Заһидуллин куйган. Режиссер сүзләренә караганда, куелыш өчен ул гуманистик кыйммәтләргә бәйле чынбарлыкны сәнгать күзлегеннән аңларга ярдәм итүче риваять жанрын сайлаган.
«Ерактагы йолдыз яктысы» спектакле тагын 18 февраль көнне куелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз