news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Алсу” оек фабрикасы хезмәткәрләре фатирсыз калмаячак, дип ышандыра Тәлгать Абдуллин
Әлмәттә социаль ипотека программасы буенча “Нефтегаз” СМП тарафыннан төзелгән торак йорт тирәсендә туган аңлашылмаучанлык хәл ителәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Әлмәттә социаль ипотека программасы буенча “Нефтегаз” СМП тарафыннан төзелгән 84 фатирлы торак йорт тирәсендә туган тискәре вәзгыятьне хәл итү юллары табылыр. Бу хакта бүген журналистларга ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин шулай дип белдерде.
Ул аңлатканча, йорт төзелеше өчен финанс чараларының бер өлешен фонд юнәлткән булган. Әмма соңрак “Нефтегаз” СМП фатирларны сатып, төзелеш өчен керткән акчасын кире кайтарырга ният кыла. Хәзерге вакытта йортта шул оешмага караучы “Алсу” оек фабрикасы хезмәткәрләре гомер кичерә.
“Әлеге проблема буенча суд утырышы да узды. Нәтиҗәдә, торак фонд файдасына суд хөкеме чыкты. Безнең бурыч – кешеләрне йорттан куып чыгару түгел, ә киресенчә, уңайлы яшәү шартлары тудыру. Шуңа күрә бу проблемадан чыгу юлларын табарбыз”, - дип белдерде Тәлгать Абдуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot