news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алсу Мифтахова «Каракүз» чарасы турында: Һәркем күңеленә ятышлы мәйданчык таба алачак

«Таткультресурс» үзәге директоры Алсу Мифтахова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Каракүз» фестивале турында фикерләре белән уртаклашты.

«Каракүз» фестивалендә һәркем күңеленә ятышлы мәйданчык таба алачак. Креативлыгы белән фестивальнең республикада гына түгел, читтә дә исеме танылган», – диде Алсу Мифтахова. Ул республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова исеменнән шушы проект өчен «Татнефть» хәйрия фондына рәхмәтен җиткерде. «Мондый форматта бу бердәнбер фестиваль. Төрле юнәлешләрне берләштергән фестиваль хәйрия фондының мәдәниятне үстерүдәге эш нәтиҗәсе булып тора», – дип искәртте.

Алсу Мифтахова сүзләренчә, «Каракүз» «Татнефть» хәйрия фондының бердәнбер чарасы түгел. Ул фондның башка проектлары белән дә республика мәдәнияте үсешендә мөһим роль уйнаганын билгеләп узды. Азнакайда, Әлмәттә халык уен коралларында уйнаучы балалар коллективлары «Татнефть» хәйрия фонды катнашында оешканын искәртте. «Аларның төп репертуары фольклор-этнографик экспедицияләргә корылган», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot