news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алсу медаль алды, Камилә Вәлиева чүлмәк ватты: Мәскәү Сабан туен зурлап билгеләп үттеләр

Алсу медаль алды, Камилә Вәлиева чүлмәк ватты: Мәскәү Сабан туен зурлап билгеләп үттеләр
Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

«Сабантуй борынгыдан авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү символы булды»

Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендәге бәйрәм мәйданы бүген Россиянең барлык төбәкләреннән күпсанлы кунакларны каршы алды, традиция буенча бер мәйданга төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин вәкилләре җыелды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән мәскәүлеләрне һәм башкала кунакларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

«Сабантуй – безгә гасырлар буеннан килгән бәйрәм, һәм аны саклап калу һәм буыннан-буынга тапшыру мөһим, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Ул борынгыдан авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү символы булды. Татарстанда 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши, без бәйрәмнәрне дә бергәләп билгеләп үтәбез, бергә нәтиҗәле эшлибез», – диде ул

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Мәскәү Сабан туе мәйданы төрле милләт һәм дин вәкилләренең очрашу урынына әверелде, бу халыкларны тагын да ныграк берләштерә.

Парламент җитәкчесе шулай ук Мәскәү җитәкчелегенә кунакчыл булганнары һәм ел саен матур бәйрәм оештырулары өчен рәхмәт белдерде. «Сабантуй алга таба да илебезне ныгытсын, күпмилләтле халкыбызны берләштерсен һәм яңа җиңүләргә өндәсен иде», - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде. «Сабантуй татар мәдәниятенең бик күп төсләрен һәм үзенчәлекләрен чагылдыра, бөтен дөньядагы ватандашларны берләштерә, – диелде сәламләүдә. – Бергә җыелып, без ата-бабаларыбыз мирасына хөрмәт күрсәтәбез, традицияләрне хөрмәт итәбез һәм яшь буынга мәхәббәт тәрбиялибез. Татарлар кайда гына яшәмәсен, Сабантуйның кунакчыл мәйданы меңнәрчә кешеләрне җәлеп итү урынына әверелә, гомуми бердәмлек мохитен тудыра», – диде ул.

Алексей Шапошников: «Мондый бәйрәмдә дусларыбыз һәм күршеләребез, төрле милләт вәкилләре турында күбрәк беләбез»

Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников Татарстан һәм Башкортостан җитәкчелегенә Мәскәү Сабан туен ел саен оештырган өчен рәхмәт белдерде.

«Күркәм традиция буенча Коломенское бүген бөтен мәскәүлеләр өчен яраткан милли бәйрәмне кабул итә, – дип мөрәҗәгать итте мәйдан кунакларына Алексей Шапошников, – мондый бәйрәмдә дусларыбыз һәм күршеләребез, төрле милләт вәкилләре турында күбрәк беләбез. Бу ел безнең ил өчен истәлекле ел. 9 Майда без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек, әмма безнең өчен, мәскәүлеләр өчен, быел тагын бер мөһим дата бар – башкалага герой – шәһәр исеме бирелүгә 60 ел. 84 ел элек Мәскәү өчен сугышка кушылырга чакыру яңгыраган. Гади мәскәүлеләр, төрле милләт кешеләре Ватаныбызның йөрәген саклауга көрәшкә күтәрелгән. 200 мең мәскәүле көрәш кырында ятып калган», – диде ул.

Мәйдан уртасында «татар» һәм «башкорт» этнографик авыллары – тугандаш халыкларның көнкүрешенә, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышырга, татар һәм башкорт сөйләмен ишетергә мөмкинлек биргән ишегаллары тезелеп киткән иде. Биредә шулай ук халык уеннары һәм милли кәсеп эшләнмәләре ярминкәләре оештырылган иде.

Мәскәү Сабан туенда көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары

Бәйрәм кунаклары өчен бай программа оештырылган иде. Мәйданда иртәдән татар һәм башкорт җырлары яңгырады, үзәк сәхнәдә Россиянең төрле халыкларының милли ансамбльләре чыгыш ясады. Гадәттәгечә иң күп җанатарларны милли көрәш мәйданчыгында күрергә мөмкин иде, анда 17 илдән килгән иң көчле спортчылар катнашында көрәш һәм кыргыз көрәше буенча Дөнья Кубогының мавыктыргыч финал ярышлары узды.

Ярышларда барлыгы 150гә якын спортчы көч сынашты. Турнирның беренче этабы Мәскәү спорт комитетының ГБПОУ «МССУОР № 1» Москомспорт мәйданчыгында үткәрелде. Финал ярышлары һәм бүләкләү тантанасы «Коломенское» музей-тыюлыгында Мәскәү шәһәре Сабан туенда узды.

Ярышларның финал өлешендә 60 килограммнан 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында һәм абсолют категориядә 11 комплект медаль уйнатылды. Җиңүчеләргә акчалата приз һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Көрәш буенча 2025 елгы Дөнья Кубогы җиңүчеләре: 60 кг – Рубин Рәдҗәбов, 65 кг – Илнар Шәйхуллин, 70 кг – Эмиль Җиһаншин, 75 кг – Рамил Синәкәев, 80 кг – Артур Зөлкәрнәев, 85 кг – Денис Ускомбаев, 90 кг – Айрат Сәмигуллин, 100 кг – Руслан Рафиков, 130 кг – Радик Сәлахов, II урын – Раил Заһретдинов.

Радик Сәлахов һәм Раил Заһретдинов – Татарстан көрәшчеләре.

Абсолют дөнья чемпионы титулына Россия җыелма командасы вәкиле, Зәй егете Радик Сәлахов лаек булды. Аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән төп бүләк – автомобиль тапшырылды.

«Елдан-ел кунаклар да арта, программа да кызыклы»

Татар авылын быел Мәскәү Сабан туеның күптәнге партнерлары – Чаллы шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге КамАЗ вәкилләре «төзегән». Башкортстан Республикасын гадәттәгечә Кырмыскалы һәм Зианчура муниципаль районнары тәкъдим итте.

Бәйрәмнең яшь кунаклары балалар өчен дә Сабан туе мәйданчыклары эшләде. Милли ризыкларны бәйрәмдә дөнья халыклары кухнясы мәйданчыкларында татып карарга мөмкин иде. Ә «миһербанлы күршеләр урамы» дип аталган урын башкалада яшәүче күпмилләтле халыкларның чатырларыннан торды.

Мәскәү Мөселманнары Диния нәзарәте мәйданчыгы гаилә кыйммәтләренә багышланган иде. Быел бәйрәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды. Мәйданда каһарманнарга да багышланган күргәзмә эшләде, «Махсус хәрби операция геройларына хатлар» акциясе узды. Россия ДОСААФ мәйданчыгында Хәрби дан тарихы белән танышырга, парашютны җыярга һәм дроннар белән идарә итәргә өйрәнергә мөмкин иде.

«Мәскәү Сабан туена беренче ел гына килмим, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, – елдан-ел кунаклар да арта, программа да кызыклы. Бүген кунаклар арасында махсус операция геройлары күп, һәм без аларга батырлыклары өчен рәхмәтле», – диде ул.

Бүгенге бәйрәм кунаклары булып Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае Рәисе Константин Толкачев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Иван Петров, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов, күренекле сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр, мәдәният эшлеклеләре, эшлекле даирә вәкилләре катнашты.

Тамашачылар алдында «Бишбармак» оркестры, Башкортстанның атказанган артистлары Гаяз Гаетбаев һәм Айгөл Әсәдуллина, «Татарстан» бию ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов, Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова, шулай ук Айдар Рәкыйпов, Гүзәлия һәм башка артистлар чыгыш ясады. Мәскәү Сабан туеның махсус кунаклары – Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм мультиинструменталист Зәйнетдин булды.

Фәрит Мөхәммәтшин Алсуга Мәскәү Сабан туенда «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды

Сабан туенда җырчы Алсу Татарстанның мәдәни һәм рухи мирасын саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. Артистка бүләкне Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы үз эшчәнлегенә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Мондый югары бүләк өчен бик зур рәхмәт. Минем өчен бүген ике туган республикам – Татарстан һәм Башкортостанны тәкъдим итү зур мәртәбә. Мин чыгышым белән горурланам һәм барыгызны да чын күңелдән матур бәйрәм белән котлыйм!» –диде җырчы.

Алсу Сабан туенда катнашучыларга тынычлык, сәламәтлек һәм күтәренке кәеф теләде. Алсудан тыш, дәүләт бүләкләрен шулай ук Россиянең һәм Татарстанның башка күренекле эшлеклеләре дә алды.

Камилә Вәлиева Мәскәү Сабан туенда чүлмәк вату уенында катнашты

Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева икенче тапкыр Мәскәү Сабан туе кунагы булды. Быел фигуристка бәйрәмдә ял итүдән тыш, үзе дә уеннарда катнашты. Кунак кыз Сабантуй мохитен ошатуын һәм «чүлмәк вату» – милли уенына чакыруны җылы кабул итүен әйтте. Спортчы, күзләрен бәйләгән килеш, балчык савытны ватты.

Мәскәү Сабан туе ел саен дистәләгән мең кунакны җыя һәм концерт программасы, һөнәрчелек ярминкәләре, милли ризыкларны һәм традицион уеннарны тәкъдим итте.

Сабантуй елдан-ел матурлана бара, «сабан бәйрәме» илләр чикләрен узып китә һәм гомумроссия, халыкара масштабтагы мәдәниятнең әһәмиятле күренеше булып тора. Ел саен дөньяда 4 меңгә якын Сабантуй уза. Мәскәүдә Сабантуйны бәйрәм итү традициясе инде берничә дистә ел элек дәвам итә. Беренчесе 1934 елның 12 августында уздырыла. 1989 елда башкалада Сабантуй яңадан торгызылды һәм шуннан бирле гомумшәһәр бәйрәме булып тора. Бу вакыт эчендә ул популярлык казанды, мегаполиста яшәүчеләрнең этномәдәни тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде.

Чыганак: Татарстан Дәүләт Советы матбугет хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot