Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алсу Кәримова: «Әниләр марафоны»нда язу каләмемне чарлады
119 нчы балалар бакчасында туган телгә өйрәтүче тәрбияче Алсу Кәримованы «Әниләр марафоны» янәдән яза башларга этәргән. «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә ул шулай дип белдерде.
Марафоннан соң аның язмалары татар матбугатында да бастырылган. «Мин мәктәп елларында, студент чагында язгаладым. Гаилә, төп хезмәтем күп вакытны алганга күрә, ул эштән читләшкән идем. Шушы марафонда язу каләмемне чарлады. Язмаларымны «Акчарлак», «Сөембикә» басмаларына бирдем. Бик теләп кабул иттеләр. Ул минем күңелемне үстереп җибәрде», – дип сөйләде ул.
Алсу Кәримова татар телендә язуының төп сәбәпләрен дә билгеләде. «Мин инде хәзер социаль челтәрләрдә татар телендә татар шрифты белән язылган язмаларны куәтләү өчен дә язам», – дип өстәде Алсу Кәримова.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Аның бу фикерен «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин хуплап чыкты. «Бу фикере йөрәккә май булып ятты. «Татар телен үстерергә, татар телендә сөйләшергә кирәк», – дибез. Башкаларга да үрнәк булып торсын иде. Мөмкинлекләр бар. Татар шрифтын телефоннарга урнаштырып, үзегезнең көнкүрештә кулланырга гына кирәк», – диде ул.
Алсу Кәримова «Әниләр марафоны»ның үзенә нәрсә бирүе турында да сөйләде. «Беренчедән, ул минем өчен күңелгә дәва булды. Икенчедән, ул иҗади, искиткеч сәләтле һәр кайсы үз өлкәсендә уңышка ирешкән әниләр, хатын-кызлар белән аралашу. Без ифтар вакытларында да очрашабыз. Алар белән әңгәмә кору ул бик зур канәгатьлек бирә. Ел саен һич кенә дә ул арбадан төшеп каласы килми. Өченчедән, һәр елны оештыручылар йомгаклау чарасына сюрпризлар әзерли. Һәм быелгысын да без бик түземсезлек белән көтәбез», – диде ул.
Алсу Кәримова беренче тапкыр марафонга декрет ялында кушылган. «Марафонга очраклы рәвештә тап булдым. Бу вакытта мин өченче бала белән декрет ялында идем. Нәкъ менә ковид чоры. Бала тапканнан соң да, гомумән җәмгыятьтә күңел төшенкелеге вакыты иде. Марафон миңа шушы халәтемнән чыгарга булышты. Ул елны биремнәр бик иҗади иде. Хәтта комфорт зонасыннан чыгарга мәҗбүр итә торган. Әкият тә яздык, әнинең бер көне турында видео да төшердек һәм бишек җыры да җырладык», – дип искә алды әни кеше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз