Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алсу Исмәгыйлева: «Тукай дөньясы» сайтында Тукай турында күбрәк рус телендә эзлиләр
Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай дөньясы» интернет басмасы яңартылган, аның дизайны да үзгәргән. Сайтта Тукай турында күбесенчә рус телендә эзлиләр. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында шулай дип белдерде.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бөек Тукаебызның юбилей елына багышлап, зур эш башкарды. Gabdullatukay.ru сайты яңартылды. Ул хәзер заманча, бай эчтәлекле сайт», – диде Алсу Исмәгыйлева.
Ул Габдулла Тукай турында мәгълүмат эзләүчеләр елдан-ел артуын, гадәттәгечә, аеруча зур җанлылык апрель аенда күзәтелүен билгеләп үтте. Тукай турында күпкырлы мәгълүмат белән танышуда сайтның укытучылар, укучылар өчен дә файдалы булуын әйтте.
«Хәзер Тукай турында күбесенчә рус телендә эзлиләр. Бу аның киң масштаблы шәхес булуы турында да сөйлидер. Соңгы биш елда Россия күләмендә «Тукай дөньясы» сайтына беренче чиратта рус сүзләре белән сорап керүләр теркәлгән. Тукайга багышланган фәнни материалларны да, шагыйрьнең китапларын да сорыйлар. Еш кына «Родная деревня» («Туган авыл») шигырен сорап керәләр. Татар телендәге «запрос»ларга караганда рус телендәгеләре ике тапкыр күбрәк. Сайт эшчәнлеге өч телдә (татар, рус һәм инглиз) алып барыла», – дип белдерде Алсу Исмәгыйлева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз