Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алсу Исмәгыйлева: Трендларны күзәтмәсәң, һөнәреңнән төшеп калган журналистка әйләнәсең
«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева журналист кайсы очракта үзенең һөнәреннән төшеп калган журналистка әйләнә алуы турында әйтте.
«Социаль челтәрләрнең алгортимнары үзгәреп тора. Журналистикада һәрвакыт укып, яңалыкларны өйрәнеп торырга кирәк. Әгәр берәр ел трендларны күзәтмәсәң, син инде һөнәреңнән төшеп калган журналистка әйләнергә мөмкинсең», – диде ул туры эфир барышында.
Ул бүгенге көн трендлары, социаль челтәрләрнең алгоритмнары турында сөйләде.
«Хәзерге вакытта кыска видеолар белән зур аудитория җыярга була. Бер ел элек туры эфирлар тренды күзәтелә иде. Бүген дә туры эфирлар актуаль, ләкин аның вакыты кыскарды. Элек бер сәгатьлек туры эфирлар яхшы каралса, хәзер исә 15-20 минутлык туры эфирлар популяр. Шулай ук кыска 4 минутка кадәр булган видеолар һәм рилслар (кыска вертикаль видео) карала. Болар тренд һәм алар яңа аудитория алып килә», – диде ул.
Алсу Исмәгыйлева татар матбугатында кайбер темаларның гомумән язылмавына да тукталды.
«Кайбер темалар татар матбугатында гомумән яктыртылмый. Мәсәлән, экология темасы, психология, үз-үзеңне үстерү темалары. Бу темалар татарча да язылса иде. Гадәттә мәдәни яңалыкларны без татар матбугатыннан укыйбыз, ә сәяси, икьтисади вәзгыять турында рус матбугатыннан укырга мәҗбүрбез. Ул инде кадрлар кытлыгы белән дә бәйле. Шулай ук татар матбугатында эшләүчеләрнең бик милли җанлы булуы белән дә аңлатыла», – диде ул.
Алсу Исмәгыйлева Россиянең башка төбәкләрендә чыга торган татар матбугатын да күзәтеп бара. «Чит төбәкләрдә дә бездә булган проблемалар бар. Аларда ул мәсьәләләр кискенрәк. Мәсәлән, без Татарстанда да кадрлар кытлыгы бар, дибез. Ә менә чит төбәкләрдә ул проблема ныграк. Шушындый шартларда да сыйфатлы милли матбугатны милләтен яратучылар гына булдыра ала. Журналистикада чын фидакярләр эшли», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз