«Татарстан китап нәшрияты директоры беренче чиратта милли җанлы булырга тиеш һәм эшкә килүенең беренче көненнән үк китап язуны, яздыруны, нинди темага нинди әсәрләр язуны, нинди китап чыгаруны гына түгел, бу китапларны халыкка ничек җиткерүне дә күз алдында тотарга тиеш. Тотарга тиеш кенә түгел, аның төгәл системасы булырга тиеш. Ул шулай итәбез, болай итәбез дигән план белән килергә тиеш. Чөнки бит төп проблема – китапны кешегә җиткерү.
Тагын бер критерий – киләчәккә карап эш йөртергә тиеш. Бүген китап ул кәгазь генә түгел, төрле форматларда эшләргә мөмкин: аудио китап бар, интернет платформалар бар, белем бирү системалары белән интеграцияләр – боларның барысы да күз алдында тотылырга тиеш. Ул заманча технологияләр ягыннан бик алдынгы карашлы, заманча шәхес булсын иде, дигән теләк бар. Әлбәттә, стратегия булырга тиеш, ул үзе алдагы 3-5 елга гына түгел, 10-20 елга алга карап эш итәргә тиеш. Артка карап түгел, алга карап! Бу – бик мөһим! Нәшриятка, буыннар алмашынуга йөз тотып, киләчәк продуктын чыгарырга кирәк», – ди ул.
«Татарстан китап нәшрияты директоры нинди булырга тиеш?» дигән сораштыруны «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова уздырды.