«Намазга басуым көтмәгәндә булды, чөнки гаиләдә көтелмәгән вакыйгалар булды. Бәхетле булып яшисең-яшисең дә, гел шулай булыр кебек. Әнигә кинәт кенә инсульт булды, әни больницада ятканда әти авырып китте, әни чыкканда ул реанимациядә иде инде. Берничә көннән әти үлеп китте, әни аның белән күрешә дә алмый калды. Әтинең вафатыннан соң мин аны да югалттым, әни дә... югалттым диясем килми, ләкин бөтен нәрсә үзгәрде, әни инсульттан соң элеккечә түгел, ул зәгыйфь.
Намазга мин әтигә җәннәт сорау өчен бастым – бу төп максатым иде. Сөйләргә дә авыр... Намазны кирәк диеп кенә укый башладым, мин аның тәмен дә белми идем. Өйрәнеп җиткәнче, күңелең белән тоя башлаганчы, сүзләрен төгәл белгәнче, автомат рәвештә генә башкарылгандыр, ләкин чын күңелдән укыдым. Ә аңлый башлагач, Аллаһның миңа җавап биргәнен тоя башлагач, намазларны сагынып көтеп алам, яратып укыйм – бу минем көнгә биш тапкыр Аллаһ белән очрашуым.
Яулыкка килгәндә... диннең биш баганасын беләбез һәм аның берсе – хаҗ. Яулыктан алда хаҗ турында уйлана башладым. Ни өчен хаҗ? Мин сәяхәтләргә бик күп йөрим – берсеннән кайтам, икенчесенә чыгып китәм – алар арзан түгел. Сәяхәтләрдә моңа тотасы акчамны хаҗга тотарга тиешмен дигән уй килә башлады. Соңгылар инде оялулы сәяхәтләр иде...», – ди ул.
Алсу Исмәгыйлева белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.